Get Adobe Flash player
Яндекс.Метрика
Хаски Форум

Милли хисне сүндермик»

Воспитатель Iквалификационной категории

МАДОУ «Детский сад №252»

Кировского района г. Казани

Ильясова Р.М.

 

«Кем көчле»

Татар халык əкияте

 

Алып баручы:

Борын-борын заманда булган икəн ди, бер кеше. Бу кешенең исеме Нарый булган ди. Көннəрдəн беркөнне Нарый чыгып киткəн ди, юлга. Бара, бара ди бу. Бара торгач барып кергəн ди, бу ялтырап торган боз өстенə. Боз өстенə барып керүе булган,, аягы таеп, əйлəнеп төшүе булган.

Нарый:

 - Боз, син нидəн болай көчле?

Боз:

 - Көчле булсам, - ди, - мине кояш эретə алмас иде.

Нарый:

 - Кояш, син нидəн көчле?

Кояш:

 - Көчле булсам, мине болыт капламас иде.

Нарый:

 - Болыт, син нидəн көчле?

Болыт:

 - Көчле булсам, мине яңгыр тишеп чыкмас иде.

Нарый:

 - Яңгыр, син нидəн көчле?

Яңгыр:

 - Көчле булсам, мине җир сеңдермəс иде.

Нарый:

 - Җир, син нидəн көчле?

Җир:

 - Көчле булсам, мине үлəн тишеп чыкмас иде.

Нарый:

 - Yлəн, син нидəн көчле?

Yлəн:

 - Көчле булсам, мине сыер ашамас иде.

Нарый:

 - Сыер, син нидəн көчле?

Cыер:

 - Көчле булсам, мине пычак кисмəс иде.

Алып баручы:

 - Хəзер, пычыктан сорый.

Нарый:

 - Пычак, син нидəн көчле?

Пычак:

 - Көчле булсам, мине ут эретмəс иде.

Нарый:

 - Ут, син нидəн көчле?

Ут:

 - Көчле булсам, мине кеше җинмəс иде, ə ул мине җинə. Тегермəннəр əйлəндерергə җигə.

Алып баручы:

 - Шуннан соң Нарый , кешедəн дə көчле нəрсə юк икəн дип, үз юлына китə. Шуның белəн əкият бетə.

 

 


 

Ата-аналар өчен əдəби викторина «Булсаң зирəк - əйт тизрəк»

 

1. Әкиятлəр, гадəттə ничек башлана? (Борын-борын заманда)

2. Чуар тавыкның əби белəн бабайга биргəн вəгъдəсе.

3. Алтын таракның төшеп калган урыны.

4. «Әйт əле, күбəлəк

    Сөйлəшик бергəлəп».

Бу шигъри юлларның авторы кем? (Г. Тукай)

5. Г. Тукайның йорт хайваннары турындагы əсəрлəре (кəҗə белəн сарык; Гали белəн кəҗə…)

6. Былтыр исемле егет  - кайсы əкият герое? (Шүрəле).

 

Биремнəр:

 

1. Бу өзеклəр əкиятлəрдəн «Карчык, мин сиңа бик шəп якалык алып кайттым. Бар чыгып ал». (Карт белəн төлке).

2. «Елга, елга, əйт əле казлар кайсы якка очтылар» (Казлар, рус халык əкияте)

 

«Түбəтəй» (Татар халык уены)

 

Түгəрəклəнеп басалар. Түбəндəге җырны җырлый- җырлый түбəтəйне бер-берсенə бирəлəр.

Түбəтəеңне кигəнсең

Бик ераклардан килгəнсең

Төскə матурлыгың белəн

Шаккаттырыйм, дигəнсең.

Түп-түп түбəтəй

Түбəтəең укалы

Чиккəн матур түбəтəең

Минə кемдə тукталды.

Җыр ахырында кемдə калса, шуңа җəза бирелə (бию, җыр, шигырь сөйли). Ety шулай дəвам итə.

 

 


 

Тема: «Милли хисне сүндермик»

 

Хəзерге зур үзгəрешлəр чорында ана телен өйрəтүдəн дə əhəмиятлерəк эш бармы икəн! Татар халкын миллəт буларак саклап калу, үстерү, үткəннəр турында түкми чəчми балаларыбызга тапшыру - хəзерге буынның төп бурычы. Күңелендə аз гына милли хисе булган кеше дə моңа битара кала алмый торгандыр. Ана теле сабыйларга аң-белем həм тəрбия бирү өчен иң шиалы чишмə.

Коллектив үз алдына балаларны əдəби телдə итеп сөйлəшергə өйрəтү, мəдəниятебезнең, халыкыбызның күңел бизəклəрен килəчəк буынга җиткерү, кечкенелəрне татар гимназиялəрендə уку өчен əзəрлəү, аларны тыйнак, шəфкатьле həм əдəпле итеп үстерү, əйлəнə-тирə мөхиткə мəхəббəт, икмəккə сак караш тəрбиялəү, туган төбəкнең күренекле шəхеслəре белəн таныштыру кебек гаять зур бурычлар куйды.

Татар теле кабинетында дəреслəр өчен күп кенə материаллар җыелды həм яңартылды. Методик ярдəмлеклəрне дөреcэшкəрмəлəрен тəрҗемə иттек. Күп кенə күрсəтмə  əсбаплар, альбомнар ясадык. Шалай ук туган шəhəр, аның данлыклы шəхеслəре белəн таныштыру өчен дə байтак материал тупланды.

Татар халкы борын-борыннан моңлы, җыр  сөюче халык булган. Моңланып кайгысын тараткан, шатлыгын уртаклашкан, моң аша хислəрен белдергəн. Шушы милли моңны балалар күңеленə кече яшьтəн үк сеңдерү – безнең зур бурыч. Кечкенəдəн күңелгə кергəн моң hич онатылмый, гомер буе саклана.

Туган җир, туган табигать həм аның данлы шəхеслəренə хөрмəт, мəхəббəт тəрбиялəү, халкыбызның əдип халык, җырлы халык икəнен төеп, белеп үссеннəр өчен дə гаять зур эшлəр башкарыла.

Без сабыйларны милли хисне сүндермичə, чын татар жанлы шəхеслəр итеп тəрбиялəргə тырышабыз. Шушы максатны күздə тотып оештырылган «Шатлык» драм түгəрəгендə татар халкынның милли уеннарын, җыр-биюлəрен өйрəнəбез. А. Алиш, А.С. Пушкин, Г. Тукай əсəрлəре буенча спектакльлəр куябыз. Түгəрəккə балалар бик телəп йөрилəр. Бу, беренчедəн, аларда ана теленə мəхəббəт тəрбияли; икенчедəн, сабыйлар əкият геройлары белəн якыннан аралашалар, алар булып уйныйлар, үзлəрен артист итеп хис итəлəр. Әкияттəге тискəре həм уңай геройларны дөрес аера белергə өйрəтəбез.

Сүземне йомгаклап шуны əйтəсе килə, əгəр нəнилəр кечкенəдəн үк милли рухта тəрбиялəнəлəр икəн, татар халкының килəчəге дə өметле булачак.

Без моңа чын күңелдəн ышанабыз.