Get Adobe Flash player
Яндекс.Метрика
Хаски Форум

«Дуслык бәйрәме»

«Дуслык бәйрәме»

 

 Автор: Мингазова Г.Л.

Музыкальный руководитель МАДОУ № 282 г.Казани

 


Балалар муз.яңгыраганда залга керәләр

 

1      -Ямь –яшел шәһәрдә

Бик матур бакча бар

Чын бакча түгел тик

Ул ике катлы өй

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Бик матур, бик чиста.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «бакча» дип

 

2             Йөри безнен бакчада

Күп төрле балалар

Татарча да,русча да

Сөйләшә белә алар

 

 

  1. Матур киемнәр киеп

Йөрибез жырлап,биеп

Атадык без бу бәйрәмне

«Дуслык» бәйрәме диеп.

 

 

4                   Бәйрәмсез бик күңелсез

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Kирәк һәммәбезгә дә!

 

 

«Бәйрәм бүген» җыры (Г.Тукай сүз.)

 

 

5         Әй,дуслар,килегез,

Күңел ачу көнебез

Әйдәгез күмәкләшеп

«Чума үрдәк,чума каз» уены уйныбыз?

 

Балалар       Уйныйбыз!

 

«Чума урдэк-чума каз» уены

(уеннан соң утыралар)

 

 

бала        И-и,дуслар,вакыт уза…Башта балалар

бакчасы,аннары мәктәп, институт,гаилә,балалар.

Гел шулай кабатланып тора.Дөнья бу!

 

 

бала       Балалар бакчасыннан бер дә китәсе килми !

 

бала -      Ничек инде?!Безне мәктәпләр көтә бит!        Әйдәгез,боекмыйк әле!Балалар бакчасы тормышыннан иң кызык мизгелләрне искә төшерик әле…Мин инде күңелле музыка ишетәм.

 

(авыл әбиләре булып киенгән ике кыз керә)

 

«Светофор» (Р.Миңнуллин шигыре буенча)

 

Мөршидә әби   Карап-карап торам да мин,

Уйлап-уйлап торам да мин,

Куркып куям:ай-һай кыен

Йөрүләре шәһәрдә!

 

 

Рәшидә әби        Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе.

 

Мөршидә әби   Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай,йә машина,

Йә булмаса,мотоцикл

Килә чыга каршыңа!

 

Рәшидә әби       Йә сызгырта сыбызгысын

Милиционер!

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный.

 

Мөршидә әби   Ялт чыгасың тротуарга-

Сизелми дә калына!

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл әбиләренә!

 

 

бала       Китмәгез әле,әбикәйләр,чәй эчеп алыйк әле!

 

Әбиләр  Рәхмәт,вакытыбыз кысан,авылга кайтасы

бар!(китәлэр)

 

 

бала                Дуслар,”Самавыр”уены уйнап алыйкмы әллә?

 

балалар        Әйдәгез!Ә кем самавыр була?

 

бала                Ә мин санап чыгам:

(санамыш әйтә)

 

 

Безнен самавыр авыр

Безнен самавыр көмеш,

Суы беткән,ә үзе

Һаман да юан килеш!

 

 

«Самавыр» уены»

 

 

бала-         Эй,кызлар,килегез,

Күңел ачу көнебез,

Татарча матур итеп

Без биибез-курегез!

 

 

Татар биюе (7кыз,1малай)

 

Алып баручы

 

9 майда зур бәйрәм булды.Без сугыш теләмибез!    Сугышны гаепләгән шигырьләр сөйләп күрсәтәбез.Аларны 7-8 яшьлек балалар язган..Роберт Миннулин тәржимә иткән.

 

«Без сугыш тәләмибез!»

 

Сугыш теләми балалар,

Бәбиләр һәм сабыйлар

Нәни җәнлекләр дә сугыш.

Кирәкми дип саныйлар.

 

“Сугыш”дигән сүз үзе дә

Кыса безнең сулышны.

Зурлар белән крокодиллар

Телидер ул сугышны

10 яшьлек Энтони Р.

«Ак кәгазь бите»

 

Мин ясаган менә шушы

Рәсемне күрәсезме?

Бу бит чип-чиста ак кәгазь

Бите,дип көләсезме?

 

Бу ак кәгазь бите түгел,

Түгел гади аклык та.

Сугыштан калган бушлык бу-

Хыял да бу,хаклык та.

 

Дөнья нәкь шулай булачак

Бомба шартлаганнан соң-

Тормыш түгел,ап-ак бушлык

Калачак бит аннан соң

8 яшьлек Синтия К.

 

 

Ал.баручы Әйе ,безгә тынычлык,иминлек кирәк.Дус,тату,ярдәмләшеп яшик!

 

 

бала -      Рәхәтләнеп уйныйбыз

Жырлыйбыз да,биибез

Хәзер сезнен игьтибарга

Көлке көндә отып алган

Шыгырьләрне сөйлибез!

 

 

”Көзге” Р.Миңнуллин

 

Әдилә (көзге тотып чыга)

 

 

-Карыйм да карыйм көзгегә,

Ала алмыйм күзне дә-

Мина карап, бер матур кыз

Елмая бит көзгедә!

 

 

Малай    Әдилә,шундый матур булгач-сиңа подиумда  модалар курсәтергә кирәк

 

 

Әдилә     -Күрсәтәм дә!(китә)

 

(шул вакытта подиум куела)

 

«Минем туган көнемдә» Р.Корбан шигыре

 

Минем туган көнемдә

Бәйрәм ясадык өйдә

Булды шундый куңелле,

Рәхәтләнде песи дә.

 

 

Мин торт состым,өлкэннэр

Эчтеләр шампанский.

Ә тәмле тамак песи

Каймак ашагански.

 

 

«Гөмбә».Р.Миңнуллин.шигыре

 

Таптым зу-у-ур гөмбә,

Ләкин юкка тигәнмен-

Әтиемнен эшләпәсе

Икән гөмбә дигәнем!

 

 

 

«Ә үзләре» Р.Миңуллин шигыре

 

-Зурлар безгә тапшыру да,

Кино да каратмыйлар

-Ярамый да ярамый!-дип,

Көн саен кабатлыйлар.

 

-Кинолар кичен,-диләр,-

Олылар өчен!-диләр.

 

-Әгәр дә карый башласан,

Безгә бармак яныйлар…

Безгә дигән мультфильмны

Үзләре бик карыйлар!

 

малай -   Ярар,өлкәннәр мультфильм карасыннар, ә без җәйге мода карарбыз.

 

 

Балалар җәйге мода күрсәтә.

 

эшләпә -антикомарин

чәчәкле клумба (прическа)

портфель -универсал

 

бала        -     Менә шулай кызык кына

Уза безнең балачак,

Мәктәпләргә китсәк тә

Бакча истә калачак!

 

 

«Кунаклар»жыры

Балалар залдан чыга.