Get Adobe Flash player
Яндекс.Метрика
Хаски Форум

Стихотворение Сергея Михалкова “А что у вас?”на татарском языке в современной обработке.

Стихотворение Сергея Михалкова “А что у вас?”

на татарском языке в современной обработке.

Перевод музыкального руководителя МАДОУ№282 г.Казани - Мингазовой Гузалии Лукмановны.

 

“Сездә ниләр бар?”

 

Диларә          Бәрәү көнбагыш чиртә,

Бәрәү карый бакчага.

Булат җырлый,

Ришат туп уйный,

Гүзәл кулларын болгый.

 

Бары да шук,тук иде,

Эшлисе эш юк иде.

Чәүкә кунды коймага,

Песи менде чарлакка.

Әйтте Ришат дусларына

Болай гына шул чакта:

 

Ришат              Минем кесәмдә кадак бар!Ә сездә?

 

Алия               Бездә бүген кунак бар!Ә сездә?

 

Диларә           Безнең бүген ак песи

Тапты кичә бәбиләр.

Үстеләр инде бераз,

Тик савыттагы сөтне

Ашарга теләмиләр!

 

Гүзәл               Абыема смартфон алдылар,

Ә миңа -   пианино!

 

Дилия             Ә бездә интернет бар-

Анда мультфильмнар,уеннар!

 

Алия               Ә безнең тәрәзәдән

Урицкий паркы күренә,

Ә сезнең тәрәзәдән-

Восстание урамы гына!

 

Булат               Без кичә йордек Бауманда

Анда бик матур сәгать бар!

 

Диана               Ә миңа сатып алдылар

Кып-кызыл зәңгәр шар!

 

Булат               Ә менә минем әнием-полициядә эшли!

 

Балалар            О-о-о!

Ришат   Бездә кичә ут сүндә,

Суны да бетерделәр,

Шунсы яхшы:дачада

Шәп утын кидерделәр

 

Ә менә безнең әти

Оча җылы якларга,

Төркияга мин дә очтым

Диңгездә су коенып,

Комда кызынып ятарга.

 

Баскычтан Булат әйтә:

Очучымы,харап икән!

 

Гүзәл   Ә Рөстәмнең,Венераның

Әниләре-инженер

 

 

Дилия Ә Камиланың әнисе визажист һәм стилист

 

Алия   Ә Алимның әнисе-музыкант!

 

Әкрән генә Гүзәл сорый:

Ә тегүче әйбәт түгелме?

Кем тегә бар киемне

Очүчы түгел,билгеле!

 

Самолет йөртә очүче,

Бу бик әйбәт,яхшы эш,

Ашчы пешерә ботка,

Монысы да затлы эш!

 

Доктор-безнең дәвалаучы,

Бар мәктәптә-укытучы,

Кирәк төрле аналар

Бар да кадерле алар.

 

Көн кич иде,тын иде

Бәхәскә урын юк иде...