Get Adobe Flash player
Яндекс.Метрика
Хаски Форум

“Шәхси гигиена” (“Личная гигиена”)

Автор: , воспитатель по обучению татарскому языку

Габидуллина Гульназ Фидаилевна

МБДОУ "Высокогорский детский сад "Петушок"

Высокогорского муниципального района РТ

Непосредственно-образовательная деятельность по речевому развитию с детьми старшего дошкольного возраста "Личная гигиена"

Тема: “Шәхси гигиена” (“Личная гигиена”) (зурлар төркеме).

Бурычлар:

1)яңа сүзләр белән таныштыру: щетка, тарак, теш пастасы, сабын;

2) [къ], [к] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту эшен дәвам итү;

3)таныш сүзтезмәләр кулланып, диалогик сөйләмне үстерү өстендә эшләү.

Сүзлек: щетка, тарак, теш пастасы, сабын.

Җиһазлар: щетка, тарак, теш пастасы, сабын предметлары һәм рәсемнәр.

Кулланылган матур әдәбият: К.В.Закирова “Көч һәм рух тамырлары” 72 бит.

 

Эшчәнлек барышы.

1.Оештыру өлеше.

“Посылка килде” уены.

-Тәрбияче: Балалар, безгә бүген посылка килде. Анда нәрсәләр барын хәзер без посылканы ачкач белербез. Тәрбияче посылканы ача.

Посылка эчендә кечкенә конвертлардагы карточкаларга табышмаклар язылган була. Тәрбияче, берәр конверт алып, карточкалардагы табышмакларны укый, балалар җавап бирәләр. Дөрес җавап бирүче посылка эчендәге бүләкне ала.

Кечкенә ул, шома ул,

Чиста итеп юа ул.

“Сабын” дип җавап биргән балага исле сабын тапшырыла.

Бит-кулыңны юасың,

“һай, рәхмәт”,-дип куясың.

Чисталыкны ярата,

Хуш исләрен тарата.(Сабын.)

 

Тыгыз бәйләнгән кыллар-

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертәсең,

Алга-артка йөртәсең.(Теш щеткасы.)

 

Тешләре бар, ләкин аралы,

Нәрсә икән-уйлап карале!

Иртән торсам, шуны эзлимен:

“Чәчләремне рәтлә, тиз”,-димен.(Тарак.)

 

Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кысып.

Щетка белән гомергә

Яшиләр бергә-бергә.(Теш пастасы.)

2.Төп өлеш.

1) [къ], [к] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту эшен дәвам итү.

2)Яңа сүзләр белән таныштыру.

Бу-тарак. Бу-сабын һ.б.

Сүзләр күмәкләп һәм аерым-аерым кабатлатыла.

3.Таратма материал белән эшләү. 

Балаларга тарак, теш пастасы, сабын, теш щеткасы ясалган рәсемнәр таратыла.

Тәрбияче: Сабын кемдә? (Сабын рәсеме алган балалар рәсемне күтәрәләр һ.б.)

4.”Күрсәт әле үскәнем” уены.

Тәрбияче сабын, сөлге, теш щеткасы турында җөмләләр әйтә. Балалар шул җөмләләргә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтергә тиешләр.

Мәсәлән: Сабын белән нишлиләр? (Кул юу хәрәкәтен күрсәтәләр һ.б.).

 

5.Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче эшчәнлек барышына нәтиҗә ясый.