Балалар бакчасында балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану - консультация для педагогов
Балалар бакчасында балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану
Төзүчесе: Киров районының 91 нче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Гайниева Н.С.
Мин Гайниева Нәзирә Сәлим кызы Киров районының 91 нче балалар бакчасында балаларга татар теле өйрәтәм. Безнең бакчада 4 төркем эшли. Боларның берсе логопедия – тел үсешендә тоткарлык булган балалар төркеме, икенчесе психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар төркеме, вольдорф һәм нәниләрнең татар төркемнәре бар.
Мин үз эшемдә нигез итеп Борһанова Рәшидә Абдраһмановнаның “Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчасы өчен татар теле программасы”н, Мещерякованың “Татар теле – илем теле методик кулланмасын алдым”.
Телгә өйрәтүдә үземнең төп бурыч итеп балаларда татар телендә аралашу өчен гади күнекмәләр булдыру, телгә мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту кебек сыйфатларны алдым.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотрыклы булмавын исәпкә алып мин дәресләрне түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырам:
- Дәрес вакытында балаларга бөтен шартлар, уңайлыклар тудыру.
- Телгә өйрәнү барышында баланың бөтен яклы үсешен тәрбияләү, иҗади якын килү.
- Гадидән катлаулыга, эзлеклелек принципларын саклау.
Бупринципларның барысында балалар үзләрен төп эшчәнлекләре – уен барышында башкаралар.
Безнең бакчада специфик-корекцион группалар булганга күрә һәр төркемдә эшләүнең үз үзенчәлекләре бар.
Логопедия төркемендә балаларның тел үсешендәге кимчелекләрне искә алып игътибарны күбрәк татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешенә, тел көрмәкләндергечләргә, шигырь өйрәнү, әкиятләрне драматизацияләүгә бирәм.
Дәресләрне мин “Сүздән авазны тап”, “Көзгедән авазны тап” кебек уеннардан һәр авазга багышланган фонетик – лексик күнегүләрдән башлыйм. Беренчесе авазларны дөрес әйтүне күнектерү, артикулляция апаратларының дөрес куелуына ярдәм итсә, икенчесе сүзләр-лексиканы арттырырга һәм авазны дөрес әйтүне күнектерергә ярдәм итә. Телгә өйрәнү өчен бик күп сөйләргә, күп шөгыльләнергә кирәк һәм тәрбияченең теле дә дөрес һәм матур булырга тиеш.
Бу күнегүләрдән сөң бирелгән темага дәрес башлана.
Дәрес вакытында төрле дидактик уеннар дәреснең бер өлеше итеп, шулай ук хәрәкәтле, сүзле, сюжетлы уеннар уйныйбыз.
Татар теленә өйрәтүдә мин уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.
Шундыйлардан: “Могҗизалар кыры”, “Мәктәп” Д/уены, “Төсле тартмалар”, “Лото”, “Мин кем, мин нәрсә”, “Күрсәтәле үскәнем” кебек уеннарын һәм башка уеннар алам.
Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта, үзен иркен тотарга өйрәтә.
Уен вакытында бала телне өйрәнү бурычын куймый, ул уйный, уен өчен аңа бу сүзләрне белү кирәк. Күп тапкыр ишетеп балада аралашу өчен кирәк булган телнең образы барлыкка килә.
Мәсәлән шундый уеннарның берсе “Мәктәп” Д/уены.
Баланың кулында мәктәп өчен кирәк булган әйберләр, бала уртага чыга да тәрбияче аңа күрсәтмичә бер әйберне кулына тоттыра. Бала бу әйберне күрми ул сорап нәрсә икәнен белергә тиеш “Бу китапмы?” җавап тулы булырга тиеш “Юк бу китап түгел” – һ.б. уеннар. Уен берничә тапкыр кабатлана. Бу уен барышында бала сорау һәм җавап бирергә өйрәнә. Балалар дөрес итеп җөмлә төземәгән очракта тәрбияче дөрес җөмләнең үрнәген бирергә тиеш. Мин шуны истә тотып балалар сорау биргәндә төшереп калдыра торган -мы- һәм -ме- кисәкчә-кушымчасын гэл кабатлап барам. Бу гади генә уен барышында телгә өйрәнү диалог (аралашу, сорау-җавап) рәвешендә алып барыла.
Аннан уен барышында мин балаларны төрле рольләрне үз өстенә алырга, үзендә курку, оялу кебек сыйфатларны җиңәргә өйрәтәм. Бала такта янына яки уртага чыккач мин аңа: “Син хәзер укытучы, мин укучы булам” – дип аның урынына утырам. Бу сыйфатлар киләчәктә балага мәктәптә бик кирәк булыр дип уйлыйм.
Тагын дидактик уеннардан бер уен “Төсле тартмалар” уены. Уен барышында өстәлгә берничә төсле тартма куела. Бу беренче дәресләрдә 2-3 төсле тартма булса, аннан 4-5 тартмага җитә. Бала яки алып баручы төсле тартмалар куя, һәм аларның эченә нинди дә булса уенчык, предметны сала. Алып баручы: “Уенчык нинди тартмада?” – дип сорый. Балалар: “Уенчык зәңгәр тартмада” – дип тулы җөмлә белән җавап бирергә тиеш. Уен барышында балалар төсләрне танырга, нинди сорау һәм җавап бирергә өйрәнә. Бу уен ел вакытларына караган сүзләр: кар бөртеге, сары яфрак һәм башка темага караган сүзләрне истә калдырырга булыша.
Бу уенда бер үк сүзләр, җөмләләр күп тапкыр кабатлана.
Вольдорф педогогикасы буенча эшләүче төркемдә тәрбия процесы ритмнарга һәм эпохаларга бүленгән педагоклар баланың үсеше табигать белән тыгыз бәйләнгән дип исәплиләр һәм тәрбия процесын планлаштырганда ел фасылларын, айларны исәпкә алалар. Мин дә үз эшемдә төркемнәрдәге темалар буенча эшлим. Мәсәлән: “Көз”, “Уңыш бәйрәме” темалары параллель рәвештә өйрәнелә, уеннар да шушы темага карый. “Яшельчәме – җимешме?”, “Яшельчәләрне җый”, “Шүрәлегә аш пешерергә булыш”, “Яшельчә кибете”, “Капшап таны” һәм башка уеннар.
Тел үсешендә шулай ук драматизацияле уеннар бик ярдәм итә. “Кем нәрсә ярата?”, “Кем нәрсә утырткан?”, “Мин башлыйм - син дәвам ит” кебек сүзле-рольле уеннар әкиятләрне драматизацияләү нәтиҗә бирә.
Психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар төркемендә күбрәк гади уеннар, бармак уеннары, театральләштерелгән уеннар, сюжетлы-рольле уеннар уйныйбыз. Шундый уеннардан “Кем нәрсә ярата?”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Тылсымлы капчык”, “Могҗизалар кыры” һ.б.
Балаларның тел үсешендә һәм хәрәкәтләрендә тоткарлык булганны исәпкә алып шигырьләрне һәм әкиятләрне хәрәкәтләр белән күрсәтеп өйрәнү зур нәтиҗә бирә. Дәресне планлаштырганда шулай ук психолог дефектолог белән киңәшләшеп эшләнә һәм өйрәнеләсе темалар рус һәм татар телендә параллель рәвештә алып барыла.